Чирмешәндә "Ел тәрбиячесе - 2016" республика конкурсының район этабы үтте

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бүген, 2016 елның 17 февралендә Чирмешәннең "Әкият" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2016" республика конкурсы район этабының икенче - йомгаклау туры  үтте.

Икенче турга биш тәрбияче: "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Галәүтдинова, Иске Элмәле балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Никифрова, "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Гайнуллина, "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Таьяна Вәлиева, "Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Яруллина үтте.

Конкурс йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын Татьяна Галәүтдинова

2 урын Ләйсән Яруллина

3 урын Татьяна Вәлиева

Ләйсән Гайнуллина һәм Светлана Никифровалар лауреатлар булдылар.

Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!

Нурлат шәһәрендә үтәчәк "Ел тәрбиячесе -2016" республика конкурсының зона этабында Татьяна Галәүтдинова һәм Ләйсән Яруллина катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International