Чирмешән районы прокуратурасы сатып алуда закон бозуларны ачыклады

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Чирмешән районы прокуратурасы Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге оешмаларында сатып алуда закон таләпләре үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында документлар белән бәйле закон бозулар ачыкланды. Россия Федерациясенең официаль сайтында  гомум белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә  азык-төлек китерү турында, электрон аукцион үткәрү хакында белдерү урнаштырылган булган. Аукцион хакындага документлар мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов тарафыннан расланган. Техник биремнәрне өйрәнү барышында көчен югалткан ГОСТ азык-төлек китерелү күрсәтмәсе бирелүе ачыкланды. Моннан тыш,  аукцион хакында документларда аукционда  катнашучыларга нигезсез таләпләр куйган.

Район прокуратурасы тарафыннан ачыкланган тәртип  бозу өчен район мәгариф бүлеге начальнигы Хәкимов Х.Ш.га карата,  Россия Федерациясе Кодексының 7.30 матдәсе 4.2 бүлегендә карлаганча, административ хокук бозу буенча эш кузгатылган.

Чирмешән районы прокуратурасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International