Чирмешәндә әхлак дәресләре үтте

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Хабир хәзрәт Ханов җитәкчелегендә, Чирмешән лицеенда ике атна дәвамында, әхлак дәресләре үтте.

Имам хәдисләрдән алынган мисалларга, гыйбрәтле  вакыйгаларга нигезләнеп өлкән класс укучыларына ничек итеп киләчәк тормышыңны планлаштырырга киәклеге турында чыгыш ясады, яшьләр арасында очрый торган ялгышлар, коллективта, командада ничек итеп бер-береңә ярдәм итәргә кирәклеге хакында сөйләде.

Балалар һәм укытучылар файдалы әхлак дәресләре биргән өчен мөхтәсибәткә рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International