Ютазы һәм Бөгелмә муниципль районнары директорлары өч көнлек стажировкада

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

17-19 февраль көннәрендә Ютазы һәм Бөгелмә муниципль районнары директорлары П.С.Курасанов исемендәге беренче Чирмешән мәктәбендә "Төп мәктәптә ФГОСны кертү һәм оештыру" проблемасы буенча өч көнлек стажировка үтәләр. Беренче көнне чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева,  мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Илдар Миргалимов катнашты һәм чыгыш ясадылар. Мәктәп директоры Виктор Плотников кунакларны мәктәп   һәм төп мәгариф программасы белән  таныштырды. Шулай ук  стажер-директорлар  директордагы киңәшмәдә катнаштылар, БДИга әзерлек сораулары буенча 9-11 класс укучыларының ата-аналары һәм администрация белән дә очраштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International