Район үзәк больницасы ГТО нормалары үти

2016 елның 19 феврале, җомга

Район үзәк больницасы коллективы 18 февральдә  чаңгыда йөгерү һәм пневматик винтовкадан ату буенча ГТО нормасы тапшырды.

Күпчелек норманы алтын билгегә тапшырды.

Баш врач Габдрахманов Р.Х. барысына да үрнәк күрсәтте, башта алтын билгегә 5 километрга чаңгыда йөгерде, ә аннан соң "снайпер" кебек атты.

Чаңгыда йөгерү буенча норманы Кидрячев М.Н., Гафуров Р.Р., Минеголова З.М., Хафизуллина Р.Ж. һәм башкалар алтын билгегә тапшырдылар.

Пневматик винтовкадан ату буенча Габдрахманов Р.Х. - 43, Гафуров Р.Р. - 45,  Варкичева Ю.И. 43 очко җыйды.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International