Бүген, 20 февральдә Чирмешән районында тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.
Район Советының актлар залында үткән чарада 40 яшь чирмешәнле төп документлы булды. Паспортлар тапшырганда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин яшьләргә сәламәтлек, уңышлар, хыялларының тормышка ашуын теләде, Россия гражданнары булулары белән котлады. Укучылар паспортлар белән бергә истәлек бүләкләренә дә ия булдылар.