"Ел тәрбиячесе -2016"

2016 елның 20 феврале, шимбә

2016 елның 1 февраленнән, мәктәпкәчә белем бирү педагоглары арасында,  "Ел тәрбиячесе - 2016" республика конкурсының район туры старт алды. Конкурс  ике этапта үтә:

- беренче этап  - очный (8-12 февраль)

- икенче этап - финал (17 февраль)

Конкурсның беренче этабында 8 тәрбияче "Ромашка", "Каенкай", "Чишмәкәй", "Әкият"  балалар бакчаларында педагогик осталыкларын күрсәттеләр. Беренче этап йомгаклары буенча 5 тәрбияче  финалга үтте.  Финал конкурсында иҗади презентация һәм мастер-класс күрсәттеләр. Конкурс йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

 

1 урын Татьяна Галәүтдинова,  Чирмешән авылы "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе;

2 урын Ләйсән Яруллина, Чирмешән авылы "Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе;

3 урын Татьяна Вәлиева, Чирмешән авылы "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Җиңүче һәм призерлар район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Лауреатларга район мәгариф бүлегенең грамотасы һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Галәүтдинова Т.В. һәм Яруллина Л.Р. 1-20 март көннәрендә  Нурлат шәһәрендә үтәчәк конкурсның зона этабында безнең район данын яклаячаклар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International