Чирмешән мәчетендә азан әйтүчеләр конкурсы үтте

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

2016 елның 20 февралендә Чирмешән мәчетендә азан әйтүчеләрнең икенче район конкурсы үтте. Конкурста төрле яшьтәге 45 ир-егет катнашты. 

Чараны Ибраһим хәзрәт Коръән укып башлап җибәрде, аннан соң район имам-мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншина чыгыш ясады.  Чирмешән мәчете имамы Хабир хәзрәт Ханов азанның мәгънәсе һәм тарихы турында сөйләде.

Конкурста катнашучыларның күбесе 15 яшькәчә малайлар һәм яшүсмерләр. Бәркәтәдән һәм Түбән Кәминкәдән килгән малайлар аерылып торды, аннан 15ләп бала килгән. Барлык авыллардан да диярлек олы яшьтәге азан әйтүчеләр килгән иде. Иң яшь катнашучыга - 5, иң өлкәненә 80 яшь.

Чирмешәннән 12 яшьлек Илсур Таһиров иң яхшы азан әйтүче булып танылды һәм зур стена сәгате белән бүләкләнде. Ә дүрт  яшь төркемендә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

7 яшькәчә балалар: Шәйдуллин Идрис (Чирмешән), Хәсәнов Әбделхәким (Яңа Чишмә), Ханов Әбделхәким (Чирмешән).

15 яшькәчә яшүсмерләр: Илсур Таһиров (Чирмешән), Сөләйманов Ленар (Түбән Кәминкә), Мостафин Габдрахман (Түбән Кәминкә).

60 яшькәчә ир-атлар: Илалов Радик (Кара Чишмә), Шәйхетдинов Айрат (Чирмешән), Икрамов Илһам (Чирмешән), Миншин Нәзир (Кармыш).

60 яшьтән өлкән ир-атлар: Галәүтдинов Габдерәшит (Якты Тау), Нуруллин Мәүлет (Чумачка), Гатин Хафиз (Чирмешән), Хәлиуллин Солтан (Чирмешән).

Гомумән, чарага 80нән артыграк кеше җыелды, конкурстан соң аларның барысын да табынга дәштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International