Бүген, 2016 елның 24 февралендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма, предприяте җитәкчеләре hәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмәне үткәрде.
Киңәшмә бүләкләүдән башланды.
Киңәшмәдә катнашучыларны райондагы оператив хәл белән, спорт өлкәсендәге яңалыклар, салым җыю, торак коммуналь хуҗалыгына булган бурычлар, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю торышы белән таныштырдылар. Газета-журналларга язылу компаниесе башлану хакында да хәбәр иттеләр.