19 февральдә Әлмәт шәһәренең 18нче мәктәбендә, сугышчы-интернационалист А.Суворов истәлегенә һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 27 ел тулуга багышлап кадет классларының 1998-2000 елда туган яшүсмерләре арасында мини-футбол буенча турнир үтте.
Призерлар:
1 урында Әлмәтнең 18нче мәктәбе.
2 урында Бөгелмә кадет мәктәп-интернаты.
3 урында Чирмешән кадет мәктәп-интернаты.
Командалар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде, җиңүче командага күчмә кубок таршырылды.