Шешминская, 6 адресы буенча урнашкан мәдәният үзәге төзелеп бетте.
Бу бинада 30 урынга 3D кинотеатр, никахлар залы, бию залы, түгәрәкләр үткәрү өчен кабинетлар, инвалидлар җәмгыяте урын ала.
Якын көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында Мәдәният үзәген ачу планлаштырыла.