Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе дәвам итә. 25 майда республикада “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе старт алды. Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла башлаган иде. Мәктәпне тәмамлаган эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре уку йортларына зур ярдәм күрсәтә.
Бүгенге көндә 36 муниципаль районда 496 иганәче 420 мәктәп, колледж һәм техникумга ярдәм күрсәткән. Барлыгы 5 360 150 сумлык иганәче ярдәме күрсәтелгән.
Рязань һава-десант училищесы командованиесе Чирмешән кадет мәктәп-интернатына күргәзмә материал алу өчен 40 мең сум акча бүлеп биргән.