13 июньдә Татарстанда яр буйларын җыештыру акциясе башланды. Анда муниципаль хакимият, җирле үзидарә органнары вәкилләре, иреклеләр һәм җәмәгать оешмалары активистлары, студентлар һәм мәктәп коллективлары, төрле структуралар һәм тармаклар вәкилләре, битараф булмаган бүтән кешеләр катнаша. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә үткәрә. Максаты – сулыкларның яр буйларында санитар тәртип урнаштыру, халыкның активлыгын күтәрү. “Чиста яр” акциясе 23 июльгә кадәр барачак.