Чирмешән муниципаль районында 11 июльдән 6 октябрьгә кадәр "Кузай-Нурлат" - Чирмешән автомобиль юлының 11,5 км.дан 13,76 км. участогына кадәр хәрәкәт вакытлыча ябылды. Бу вакытта ремонт эшләре үткәрү планлаштырыла.
Автомобиль йөртүчеләргә Кузай-Нурлат һәм Азеево-Чирмешән-Шентала юлыннан үтәргә тәкъдим ителә.