Чирмешән мәчетендә 18 июльдән 24 июльгә кадәр малайлар өчен лагерь эшләде

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Чирмешән мәчетендә 18 июльдән 24 июльгә кадәр малайлар өчен лагерь эшләде. Лагерьда 30дан артык бала ял итте.

Балалар Ислам нигезләрен өйрәнделәр, саф һавада уйнадылар,  физкультура-сәламәтләндерү комплексында, боз сараенда булдылар, районның матур урыннарын карадылар, туган як тапизы музеена бардылар.

Ял итүчеләрнең көннәре төрле мавыктыргыч чаралар белән бик тиз узды, смена ахырында Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Ибраһимов Болгар шәһәренә сәяхәт оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International