Әккәрәйдән Вера Колесникова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 26 июле, сишәмбе

Әккәрәйдән Вера Колесникова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны олы бәйрәме белән котларга  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Никанор Ефимов килде. Юбилярга РФ Презеденты В.В.Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин  исеменнән котлаулар, истәлек бүләге тапшырдылар.

Башка күп кенә яшьтәшләре кебек  Вера Сергеевнага тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килә. Ул Иске Сережкино авылында биш балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә, әтисен фронтка алалар. Сугыш еллары булса да ул сигез класска кадәр белем ала.  Аннан соң аны  колхозга учетчик итеп алалар, чөнки бу елларда белемле кешеләр җитешми. Шул авыр елларда  янгын чыгып авылда  сигез хуҗалык яна, болар арасында алар йорты да була.

Сугыш тәмамланганнан соң ул укуын дәвам итә - 10 классны тәмамлый, аннан соң Бөгелмә педучилищесында белем ала. Юллама буенча аны безнең райондагы Братск авылына эшкә җибәрәләр, Вера  Сергеевна анда 28 ел эшли. Аннан соң Әккәрәйгә  күченәләр.

Вера Сергеевна 30 елдан артык башлангыч классларга белем бирә. Ире белән  дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген улы, килене, оныклары белән гомер итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International