2016 ел Татарстанда су саклау зоналары елы.
Югары Кәминкә авыл мәдәният йорты "Карлыгыч" балалар бакчасы белән берлектә "Йомшак су, уйнак су!" исемле чисталык бәйрәме уздырды. Чараның максаты, сулыкларның табигатьтәге кыйммәтен аңлату.
Балалалар чишмә тирәсен чистарттылар, суның безнең тормыштагы ролен, бер үсемлекнең дә сусыз тора алмавын белделәр. Чара барышында "чишмә" балаларга рәхмәт әйтте һәм аларны җиләк-җимеш белән сыйлады.