Чирмешән район үзәк больницасына баш врач итеп Рөстәм Тәлгать улы Мирзин билгеләнде

2016 елның 29 июле, җомга

Чирмешәнгә Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Гадел  Вафин килеп,  районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән очрашты, коллективка яңа баш врач тәкъдим итте.
 Рөстәм Тәлгать улы Мирзин 1984нче елгы. Аксубай районында туып үскән. Моңа кадәр ул Казанда “Инсайт клиникасы”нда  баш врач булып эшләгән.  Белгечлеге буенча  анестезиолог – реаниматолог. Өйләнгән, ике бала үстерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International