2016 елның 29 июлендә ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының чираттагы утырышы булды. Утырышта ТР Госалкогольинспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Фәния Зарипова, авыл җирлекләре башлыклары, район территориясендә алкоголь продукциясе сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, райпо идарәсе рәисе, эчке эшләр органнары вәкилләре катнашты.