Бүген Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында Сабантуй булды. Биредә яшәүчеләр өчен төрле уеннар оештырылды. Һава торышы бик кызу булуга карамастан бәйрәмгә барлык өлкәннәр дә чыкты. Бәйрәм табын артында төгәлләнде. Чарадан бар да канәгать калды.