Атналык киңәшмә

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Бүген, 2016 елның 1 августында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.

Атналык киңәшмәдә район үзәк больницасының баш врачы Рөстәм Мирзин һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Миргалимов тәкъдим ителде.

Киңәшмәдә катнашучылар мәгариф, мәдәният өлкәсендәге яңалыклар,  шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, район пенсия фонды идарәсенең  алты айлык эшчәнлеге, контракт буенча хезмәткә кандидатлар җыю барышы  белән  таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International