Бүген район үзәге Чирмешәндә яшәүче Островская Анна Федоровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Бүген район үзәге Чирмешәндә яшәүче Островская Анна Федоровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Юбилярны  олы бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм  район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина килде.

Миләүшә Тәүфыйковна РФ Презеденты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде һәм истәлек бүләге тапшырды.

Анна Федоровна хезмәт юлын 14 яшендә башлап  җибәрә, 1942 елда Ижевск заводында  пропусклар биреп тора. 

-Соңрак, корал белән эш итәргә өйрәнгәч, мине завод сакларга куйдылар, - дип искә ала ул елларны юбиляр.

Ире белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр, хәзер дүрт оныгы һәм  алты оныкчыгы бар. 90 яшендә дә Анна Федоровна бакчасында яшелчә үстерә, кышка запас әзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International