2 август - Һава десанты гаскәрләре көне

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Һава десанты гаскәрләре барлыкка килүгә агымдагы елда 86 ел тулды. 1930 елның 2 августында Мәскәү хәрби округының һава гаскәрләре көчләре җыенында Воронеж аэродромына 12 кешелек десант төшә. Нәкъ менә шул көннән башлап, ул Һава десанты гаскәрләренең туган көне, дип йөртелә.

 

Һава десанты гаскәрләре теләсә кайсы армиянең элитасы санала, чөнки алар — һөнәри яктан да, әхлакый яктан караганда да чын яугирләр.
Һава десантлары гаскәрендә хезмәт иткән ир-егетләрнең һәммәсе зәңгәр берет һәм буй-буй тельняшка киеп йөрүе белән горурлана. Һава десанты гаскәрләрен “Канатлы пехота” дип йөртәләр.
Аның тарихы — ул батырлык юлы, данлы җиңүләр елъязмасы, Ватанга тугрылыклы хезмәт итүнең якты үрнәге. Солдатлар һәм офицерлар, тормышларын куркыныч астына куеп, Ватаныбызның иң җаваплы урыннарын саклыйлар, киеренке конфликтларны хәл итәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International