Торак пунктларның чисталыгын тикшерү буенча рейдлар

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Административ комиссия членнары беркетмә төзергә җаваплы кешеләр белән берлектә һәр эш көнендә торак пунктлардагы чисталыкны тикшерү өчен рейдларга чыга. 2016 елның алты аенда административ комиссия тарафыннан 62 административ эш тикшерелгән. Төзекләндерү кагыйдәсен бозган 45 гражданга беркетмә төзеп 91500 сум штраф салынган.

Алты айда 61568 сум штраф түләттерелгән, шуның 9200 сумы суд приставлары аша.

Авылларга рейдлар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International