Бәркәтә авылында яшәүче Сахия Мингалим кызы Гайфетдинова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Сахия Мингалим кызын  олы бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм  район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова  килде.

Миләүшә Тәүфыйковна РФ Презеденты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде һәм истәлек бүләге тапшырды.

Сахия әбине юбилее белән котларга балалары, оныклары, ир туганы кайткан. Сахия әбинең тормышын сурәтләп китап язарга була. Аларның гаиләләрен сөргенгә дә сөрәләр, аларга энесе белән балалар йортында яшәргә дә туры килә.

-Сугыш елларында урман да кистек, трактор йөртергә өйрәнеп, тимер атка да утырырга туры килде. Сугыштан соңгы авырлыкларны да үз җилкәбездә кичердек, - ди Сахия әби.

19 яшьлек Сахияне авылдашы урлап китә. Ул менә шулай кияүгә чыга.  Ире белән бәхетле гомер кичерәләр, җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

Бүген Сахия әби кызы һәм кияве тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International