29 июль көнне яшьләр мәйданчыгында җәйге концертта иске җырлар яңгырады. Концертта Ульяновка, Иске Котыш, Казанка, Лашман, Әмир авыллары үзешчән сәнгатьтә катнашучылары чыгыш ясады. Концерт тамашачылар күңеленә хуш килде.