Район үзәк больницасының яңа баш врачы беренче киңәшмә үткәрде

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 3 июлендә район үзәк больницасында медицина хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе  узды. Яңа баш врач Мирзин Рөстәм Тәлгать улы киңәшмәне ачып җибәрде һәм медицина хезмәткәрен юбилее белән котлап район үзәк больницасының Мактау грамотасын тапшырды.  Киңәшмәдә  коллективтагы дисциплина турында сөйләштеләр. 

Аннан соң баш врач урынбасарлары Гафуров Р.Р. һәм Кидрячев М.Н. чыгыш ясады.  Врач-онколог Кашапов А.Р.  "Авыз куышлыгында онкология" темасына лекция укыды. Төп игътибарны ракны кисәтүгә юнәлдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International