"Үз мәктәбеңә булыш!" республика хәйрия акциясе кысаларында райондагы мәгариф оешмаларына 100 мең сумнан артыграк ярдәм күрсәтелде.
Районда өч мәктәпкә (Бәркәтә, Лашман урта мәктәпләре һәм Чирмешән кадет мәктәп-интернаты) үзенең элеккеге укучылары булышты.
Бәркәтә мәктәбен 1981 һәм 1984 елларда тәмамлаучылар 42 һшм 7 мең сум ярдәм күрсәттеләр, бу акчаларга музыка җиһазлары һәм краска алынды. Рязань һава-десант училищесы курсанты Нариман Сваровский ярдәме белән Чирмешән кадет мәктәп-интернатына күргәзмә материал алу өчен 40 мең сум акча бүлеп биргән.Лашман урта мәктәбенең 1986 елгы чыгарылыш класс укучылары теплица алу өчен 20 мең сум биргән.
Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе дәвам итә. 25 майда республикада “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе старт алды. Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла башлаган иде. Мәктәпне тәмамлаган эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре уку йортларына зур ярдәм күрсәтә.
Бүгенге көндә 36 муниципаль районда 496 иганәче 420 мәктәп, колледж һәм техникумга ярдәм күрсәткән. Барлыгы 5 360 150 сумлык иганәче ярдәме күрсәтелгән.