Роберт Гыйләҗев: Татарстанда бензинның сыйфаты ГОСТ таләпләренә туры килә

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Татарстанда мотор ягулыгы сыйфаты яхшыра. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында ягулык-энергетик ресурсларны рациональ куллану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү буенча идарә башлыгы Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда бензин сыйфаты ГОСТ таләпләренә җавап бирә дияргә була. Беренче яртыеллыкта гражданнардан кабул ителгән мөрәҗәгатьләрдән чыгып караганда, бер очрак буенча гына нормаларга туры килеп бетмәү ачыкланган. 2016 нчы елның беренче яртыеллыгында республиканың ягулык салу станцияләрендә алынган мотор ягулыгының 789 үрнәген тикшерү нәтиҗәләре буенча, 3 процентының гына тиешле сыйфатта булмавы теркәлгән. Ә былтыр ягулык пробаларының 4,3 проценты сыйфатсыз дип табылган булган. “Мотор ягулыгы сыйфатын яхшырту юнәлешендә эш алга таба да дәвам иттереләчәк”, - дип белдерде Роберт Гыйләҗиев.

Идарә башлыгы, ягулык салгач, автомобиленең шикле эшләвен сизгән кешеләргә шундук талонны тотып, ведомствога мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. “Кайберәүләр бер атна узгач кына килә. Кичектермичә килергә кирәк. Без бер мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйбыз, шундук әйтелгән урынга барабыз. Тагын шунысы да бар: ягулыкның сыйфатын тикшергәндә, ягулык пробасын автозаправкадан гына түгел, автомобиль багыннан да алырга кирәк. Шул вакытта нәтиҗәсе дөрес булачак”, - диде Роберт Гыйләҗиев. Аның әйтүенчә, ягулык сыйфаты мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли. Кулланучылар 295-26-57 телефоны буенча шалтырата ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International