2016 елның 11 августында, яңа ачылган мәдәният үзәгенең никахлар залында тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
Чирмешән районының биш гаиләсе: Ульяновкадан Матросова Марина, Иске Үтәмештән Ләйсән Минголова, Чирмешәнннән Анастасия Кузьмина, Надежда Әхмәдуллина һәм Алия Гыйниятуллиналар сертификат ияләре булдылар.
Ана капиталына сертификатларны РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова тапшырды һәм аналарны балалары тууы белән тәбрик итте һәм район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова да аналарны тәбрик итте.
РФ Пенсия фонды идарәсенең Чирмешән районы идарәсе.