Халык җыенында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, оешма җитәкчеләре катнашты.
Ульяновка авыл җирлегендә халык җыены авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдиновның 2016 елның җиде аенда башкарылган эшләргә отчеты белән башланды.
Авыл җирлегендә өч мәктәп, өч клуб, почта, өч ФАП, балалар бакчасы. 2015 елда Ульяновкада блок-модульле ФАП, Сосновкада күп функцияле үзәк төзелде. Девичья Поляна авылында башлангыч мәктәп, Ульяновкада балалар бакчасы эшли.
Быел Сосновка авылындагы буага капиталь ремонт үткәрелде. Бу авылда яңа суүткәргеч челтәренә проект ясала. Девичья Поляна авылында буаны капиталь ремонтларга планлыйлар.
Җыенда авыл җирлегендә яшәүче халыклар актив катнашты. Ульяновка авылының социаль объектлары урнашкан үзәк урамының юлларын ремонтларга кирәк. Шулай ук күпергә һәм мәктәп котельныена ремонт таләп ителә. Саминовка һәм Сосновка авылларында суүткәргеч ясарга кирәк. Ульяновка авыл җирлегендә яшәүчеләр район башлыгына шундый тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итте.