Халык җыенында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, оешма җитәкчеләре катнашты.
2015 елда Иске Кади авыл җирлегендә байтак эш башкарылган. Светлогорск авылында скважина бораулап өйләргә су керткәннәр, үзсалым акчасына Якты Тау авылында урам яктырткычлары уранштырылган. Тукай халкы өйләренә су үткәргән, алар моның өчен район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.
Светлогорск авылындагы мед. пункатка ремонт ясарга ышандырдылар.
Район үзәк больницасының тудыру бүлеге ябыла дигән сүз бар, бу дөресме, - дип сорады халык. Баш врач Рөстәм Мирзин: "Тудыру бүлеге эшли, ябылу турында мәгълүмат юк", дип җавап бирде.