Бүген Яңа Элмәле авыл җирлегендә халык җыены узды

2016 елның 12 августы, җомга

Авыл җирлеге башлыгы Юрий Уламасов Яңа Элмәле авыл җирлегенең эшчәнлеге  белән таныштырды.

Бу авыл җирлегендә 2015 елгы үзсалым акчасына Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларында  зиратларга өйчекләр ясалган,  су скважинасы бораулаганнар. 2016 ел үзсалым акчасына урам яктырткычлары санын арттыру, Иске Элмәле авылы зиратын төзекләндерү планлаштырыла.

Яңа Элмәле авыл җирлеге халкы районда сугым цехы төзүнең кичектергесез булуын күтәреп чыктылар. Авылларда мал асраучылар күп, сугым цехы булмагач аны урнаштыра алмыйлар. Шулай ук үзләре үстергән яшелчәне сата алмау проблемасын да күтәрделәр.

-Районда сугым цехын быел төзеп бетерү планлаштырыла, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International