Ульяновка авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Захар Прокофьев 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

2016 елның 12 августы, җомга

Ульяновка авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Захар Прокофьев 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Аны юбилее белән котларга район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, район хәрби комиссариаты начальнигы Дмитрий Палаткин, Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов килде.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды,  сәламәтлек, озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International