Атналык киңәшмә

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Бүген, 2016 елның 15 августында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә бүләкләүләрдән башланып китте. Районның социаль-иктисади үсешенә керткән өлешләре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, хезмәт ветераны - Исхаков Тәлгать Касыйм улы һәм  Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Мингулов Рәфис Садыйр улы район башлыгының  Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Киңәшмәдә катнашучылар мәгариф, мәдәният өлкәсендәге яңалыклар,  шәхси хуҗалыклардан сөт җыю,торак коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен  бурычларның һәм салымның җыелуы, район мәшгульлек үзәгенең эшчәнлеге   белән  таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International