Чирмешән районы медицина хезмәткәрләре "Кояшлы" балалар лагеренда булдылар

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

2016 елның 15 августында медицина хезмәткәрләре "Кояшлы" балалар сәламәтләндерү лагеренда булдылар. Медицина хезмәткәрләре лагерьда ял итүче спортчыларга тәмәкенең зыяны турында лекция укыдалар.

Врач-статист Минеголова З.М. чыгышыннан соң сәламәт тормыш рәвеше турында әңгәмә кордылар. Әңгәмәдә 26 бала катнашты. Лагерьда ял итүче һәр балага тәмәкенең зыяны, дөрес туклану, сәламәт тормыш рәвеше  турында буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International