Халык җыенында Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, Татарстан Республикасында "НАРОДНЫЙ ФРОНТ "ЗА РОССИЮ" төбәк башкарма комитеты Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Равиль Хөснуллин, районның оешма җитәкчеләре катнашты.
Лашман авыл җирлегендә халык җыены авыл җирлеге башлыгы Рәвкать Фәттаховның отчеты белән башланып китте.
2015 елгы үзсалым акчасына урамга яктырткычлар урнаштырылган, көнкүреш калдыклары түгү урыны төзекләндерелгән, зиратта капка яңартылган.
Равиль Камил улы үзенең чыгышында алдагы сайлаулар турында сөйләде.
Лашманлылар халык җыенында актив катнаштылар, сораулар күп бирелде. Халыкны бала тудыру бүлеге ябылу да борчый, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшнең сыйфатын яхшыртырга иде, больницада эндокринолог юк, генекологлар да җитешми. Патологоанатомия бүлеге дә даими эшләми.
Бу сорауларга район үзәк больницасы баш врачы Рөстәм Мирзин җавап бирде: "Тудыру бүлеге ябылу турында мәгълүмат юк. кадрлар белән проблеманы хәл итәрбез. Районда патологоанатомия бүлеге эшли, суд медицина экспертизасы өчен генә Әлмәткә җибәрәләр."
Җыенда катнашучы оешма җитәкчеләре сорауларга урында ук җавап бирделәр, кайбер сорауларны контрольгә алырга ышандырдылар.