Чирмешән муниципаль районында халык җыеннары һәм район җитәкчеләренең хезмәт коллективлары белән очрашулары уза

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

Чирмешән муниципаль районында халык җыеннары һәм район җитәкчеләренең хезмәт коллективлары белән очрашулары уза.

Сигез авыл җирлегендә халык җыеннары узды: Ульяновка, Яңа Кади, Иске Котыш, Иске Кади, Яңа Элмәле, Лашман, Туймәт, Бәркәтә.

Бүген, 2016 елның 17 августында халык җыены Югары Кәминкә һәм Түбән Кәминкә авыл җирекләрендә уза.

2016 елның 17 августында район җитәкчеләренең хезмәт коллективлары белән очрашулары башланып китте. Беренче очрашулар район коммуналь челтәрләре, Татавтодор юллар идарәсе, "Татнефтедор" җәмгыяте, шулай ук район пенсия фонды идарәсе һәм социаль яклау бүлеге коллективларында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International