Югары Кәминкә һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 17 августында Югары Кәминкә һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды.

Югары Кәминкә авылындагы халык җыены  авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев чыгышы белән башланып китте. 

2015 елда 49700 сум үзсалым акчасы җыелган, аңа республикадан да сумнар кушылгач 248500 сум булган.  Аның бер өлешенә көнкүреш калдыклары полигоны төзекләндерелгән, яктырткычлар алып урамнарга урнаштырганнар.

Югары Кәминкәдә  төзелүче "Илхан" сөтчелек комплексына зур өметләр баглыйлар, беренче чиратта халыкка эш урыннары булачак.

Түбән Кәминкә авыл җирлеге җыенында башкарма комитет җитәкчесе Рәдиф Халиков чыгыш ясады.

2015 елда 92600 сум үзсалым акчасы җыелган, республикадан бирелгәч ул 463000 мең сум тәшкил иткән. Бу акчалар Кара Чишмә авылында зират коймасын тәртипкә китерүгә һәм Түбән Кәминкәдә урам яктырткычлары урнаштыруга тотылган. 

Түбәнкәминкәлеләр район җитәкчелегеннән  универсаль спорт мәйданчыгы һәм  балалар өчен хоккей тартмасы сорадылар. Нефтьчеләрнең һаваны пычратуы да халыкны нык борчый. Бу мөрәҗәгать буенча чара күрергә ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International