2016 елның 18 августында Шешминка һәм Түбән Кармалка авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

2016 елның 19 августы, җомга

Халык җыенында  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина,  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Җыен авыл җирлекләре башлыкларының 2016 елның 7 аена отчетлары белән башланды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин республикада эшләп килүче авыл хуҗалыгы программалары турында сөйләде.

Шешминка авыл җирлегендә 2015 ел өчен 61600 сум  үзсалым акчасы җыелган. Бу акчалар авылда суүткәргеч үткәрү өчен проект ясауга тотылган. Бу эшне шешминкалылар үз көчләре белән генә җиңдерә алмыйлар, алар район җитәкчелегеннән ярдәм сорады.

Бу авыл халкы Чирмешән ипиенең сыйфатыннан да канәгать түгел, авыл эчендәге юлга да ремонт кирәк.

Түбән Кармалка авыл җирлегендә 2014 елда җыелган  үзсалым акчасына, җирлеккә керүче өч авылда да, Билгесез солдат  һәйкәлләре ремонтланган. 2015 елгысына чишмәләр төзекләндерелгән, көнкүреш калдыклары полигоны тәртипкә китерелгән, зиратка өйчек ясатылган. 2016 елгы үзсалым акчасын урам яктырткычлары урнаштыруга тотарга ниятләп торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International