Кичә, 2016 елның 19 августында Ивашкино авыл җирелегдә узган халык җыенында район җитәкчелеге белән үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләштеләр. Җыенда район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов авыл җирлеге башкарма комитетының агымдагы елның җиде айлык эшчәнлеге белән таныш тырды.
Авыл җирлегендә 369 йортта 1353 кеше яши, шуларның 39 сы - руслар, 11се - татар, чувашлар - 1297, башка милләтләр - 6. 2016 елда 9 бала туган, 19 кеше үлгән.
2015 елда "Солнышко" балалар бакчасына, Әккәрәй авыл мәдәният йортына, янгын депосына капиталь ремонт үткәрелде.
2014 елда 71400 сум үзсалым акчасы җыелган, республикадан да кушылгач 357000 сум булган. Бу акчалар ике авылның да зират коймаларын буяуга, чишмә тирәсен төзекләндерүгә тотылган.
2015 елда җыелган 64000 сум үзсалым акчасы урам яктырткычлары урнаштыруга тотылган.
Ивашкино авыл мәдәният йортына капиталь ремон, тагын бер су скважинасы кирәк, авыл халкы бу гозерләрен район җитәкчелегенә ирештерде.