Бүген, 2016 елның 22 августында Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин район оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде.
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин бөртеклеләр уңышын тулысынча җыеп алган хуҗалыклар җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
-"Авангард" җәмгыяте директоры Рәдис Камалов;
-"Лениногорск агрофирмасы" җәмгыятенең Чирмешән бүлекчәсе җитәкчесе Ибраһим Әхмәтҗанов;
-"Агропрдукт" җәмгыяте бригадиры Николай Борин;
-"Чирмешән Агро" җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров.
Утырышта катнашучылар мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге мәгълүматлар, салым һәм торак колммуналь хуҗалык өчен бурычларның җыелуы, "Коммуналь челтәрләре"нең эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардын сөт җыю хакында мәгълүматлар тыңладылар.