Чирмешәндә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйриячелек акциясе үтте.
Районда 9нчы ел шундый хәйриячелек акциясе оештырыла. Акциянең максаты - районның ярдәмгә мохтаҗ яшь кешеләренә ярдәм итү.
2016 елның 19 августында, район мәдәният йортында, бу акция кысаларында, мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Мәктәп сумкалары һәм уку кирәк-яраклары район оешмалары һәм авыл җирлекләре ярдәме белән алынды.
38 беренче класс һәм 220 2-11 класс укучылары бүләкләргә ия булдылар, ә 33 бала мәктәп һәм спорт киемнәре алды.
Нефть оешмалары исеменнән алынган бүләкләрне ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов тапшырды.