Иске Үтәмеш авыл җирлегендә халык җыены

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Җыенда Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, ТР Министрлар кабинеты баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев катнашты.

Җыен Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Минголовның отчет чыгышы белән башланып китте. 2015 елда авыл җирлеге 1 миллион сумлык грант отты һәм бу акчага трактор сатып алында. Кар чистарткыч һәм чапкыч район хисабына алынды. Шунлыктан кыш көне авыл урамнары вакытында кардан чистартылды. Урманасты Үтәмештә авыл клубы ремонтланды,  урамнарга яктырткычлар куелды. Иске Үтәмешнең  мәдәният йортында һәм  мәктәптә  янгын сигнализациясе куелды.

2015 елда җыелган үзсалым акчасына урам яктырткычлары урнаштырылды, чишмә ремонтланды,  көнкүреш калдыклары түгү урыны төзекләндерелде һәм башка эшләргә тотылды.  Быел җыелган үзсалым акчасына урамнарга яктырткычлар куерга килешкәннәр.

Бу авыл җирлегендә 7 кеше саву аппаратлары алган, өч гаилә мини-ферма төзү программасына кереп акчасын да алган,  тагын ике гаилә бу программада катнашу өчен гариза биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International