Олимпиадада Татарстаннан 13 спортчы катнашты: Казанда уеннарга нәтиҗә ясадылар

2016 елның 23 августы, сишәмбе

21 августта Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә XXXI җәйге Олимпия уеннары төгәлләнде. Латин Америкасында узган Уеннарда 207 илдән килгән спортчы 33 спорт төре буенча 306 комплект медаль өчен көч сынашты. Татарстан спортчылары медальсез калды.

Олимпиадада Россия данын Татарстаннан 13 спортчы – Артем Косов (академик ишү), Павел Кочетков (велоспорт – шоссе), Елена Ежова, Андрей Ащев, Алексей Вербов, Игорь Кобзарь, Максим Михайлов, (барысы да – волейбол), Александр Шибаев (өстәл теннисы), Александр Красных (йөзү), Никита Шлейхер (суга сикерү), Василий Мосин, Екатерина Рабая, Альбина Шакирова (өчесе дә – стендка ату) яклады.

Дөрес, аларның саны тагын бергә артык та була алыр иде. Әмма үткәне допинг белән бәйле Чаллы велоузышчысы Илнур Зәкәрингә Уеннар башланыр алдыннан гына Олимпиадада катнашу хокукы бирелде. Әмма Илнур анда барып тормады. Климатка яраклашмаган килеш ярышта катнаштыруның нәтиҗәсе дә булмас иде, диде җаваплы рәсми затлар.

Олимпиадада призлы урын яулаган Татарстан спортчыларына күпме акча түләнәчәге дә алдан хәбәр ителде. Олимпиада һәм Паралимпиада җиңүчеләренә – 4 миллион, көмеш медаль ияләренә – 2,5 миллион, ә бронза медаль яулаучыларга 1,7 миллион сум акча түләнәчәк диелде. Тренерлары шул сумманың 50 % күләмендәге акчага ия булачак иде.

Кызыксындырырлык суммалар кызыксындыра алмады. Әллә безнең мөмкинлек шуның кадәр генә идеме? Татарстанның җаваплы рәсми затларының аңлатмасын тыңлаганчы, Татарстан спортчыларының күрсәткечләрен барлау дөрес булыр.

Академик ишү буенча ярышларда составында 30 яшьлек Артем Косов булган Россиянең дүртлеге кече финалда – 4 нче урын, ә гомуми рейтингда 10 нчы урында калды.  

Артемның яшьтәше, стартка 144 спортчы чыккан төркемле велоузышта катнашкан Павел Кочетков финишка 38 енче булып килде. Ә аерым стартлы узышта 40лап спортчы арасында Павел 28 нче урында калды.

Волейболчылар да медальсез калды: хатын-кызлар җыелмасының чирекфиналда Сербия командасына оттыруы – Елена Ежованы, ә ир-атларның “бронза” өчен көрәштә АКШ егетләрен ота алмавы Андрей Ащев, Алексей Вербов, Игорь Кобзарь, Максим Михайловны медальсез калдырды.

Өстәл теннисында ир-атлар арасында Россия данын яклаган бердәнбер ир-ат спортчы – 26 яшьлек Александр Шибаев 1/16 финал раундында Германия спортчысы – экс-беренче ракетка Тимо Болльга оттырды (3:4).

Составында Бөгелмә йөзүчесе, 21 яшьлек Александр Красных та булган Россия йөзүчеләре эстафетада (4х200 метр) 5 нче урында гына калды. Ә 200 метр арага ирекле йөзүдә Александр 48 спортчы арасында 8 нче урынга күтәрелде, ә 400 метрга йөзүдә 15 нче булды.

Никита Шлейхер (суга сикерү, 1998 елгы) Виктор Миннебаев белән парлы синхрон сикерүдә – 7 нче, ә 10 метрлы каланчадан ялгыз сикерүдә 17 нче булды.

Татарстан мәргәннәре дә медальсез калды: тәүге тапкыр Уеннарда катнашкан спортчылар – Екатерина Рабая ярымфиналга уза алмады – 11 нче булды, ә Альбина Шакирова атуның “скит” төрендә 7 нче урында калды.
 
Зур өметләр баглаган Василий Мосин квалификация турнирында 13 нче урында гына калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International