2016 елның 22 августында Әккәрәй авылында тантаналы шартларда блок-модульле ветеринария пункаты ачылды. Бинаны ачу тантанасында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, республика Министрлар кабинеты баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев, Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Виталий Ухливанов катнашты.
Бинаның мәйданы 56,2 кв.метр, подрядчысы "Нефтемаш" Азнакай заводы.