Район үзәк больницасы хезмәткәрләре грипп һәм кискен тын юллары авыруын кисәтүне дәвам итә.
Бу юлы врач-статист Минеголова З.М. Чирмешәннең "Әкият" балалар бакчасы хезмәткәрләренә гриппны кисәтү турында сөйләде. Мондый чараларның төп максаты - гриппны вакциналауның өстенлеген аңлату, медицина хезмәткәрләренә иртә мөрәҗәгать итүнең отышлылыгын җиткерү.