Чирмешән муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

2016 елның 22 августында Чирмешән муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибе буенча административ эшләр һәм гаризалар тикшерелде.

Утырышта 9 ата-анага карата  административ эш һәм приюттан балаларны кайтаруга бәйле ике гриза каралда.

Утырышта түбәндәге карарлар кабул ителде:

-7сенә кисәтү ясалды, 2сенә штраф салынды;

-2 балигъ булмаган баланы приюттан кайтартуга бәйле  бер гариза канәгатьләндерелде;

-"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында тагын ике бала исемлеккә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International