Мәдәният үзәгенә рәхим итегез!

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 6 августында Чирмешәндә Мәдәният үзәге ачылды. Объектны ачу тантанасында ТР Президенты Р.Н. Миннеханов та катнашты.

Никахлар теркәү залында беренче пар язылышты.

13 август - Физкультурачылар көнендә мәдәният үзәге фойесында районның иң яхшы футболчыларын тәбрикләделәр.

3D кино залының ишекләре балалар өчен дә, яшьләр өчен дә ачык. Фильмнар һәм мультфильмнарның расписаниеләре бина эчендә күрергә була. Мәдәният үзәгендә буфет эшли, балалар өчен уен бүлмәсе дә бар.

Беренче көннән үк яшьләр өчен дискотекалар оештырыла башлады (җомга һәм шимбә көннәрендә 20.30дан 23.00 сәгатькә кадәр).

29 августта беренче класслар өчен балалар дискотекасы оештырыла, башлана 16 сәгатьтә. Рә итегез!

Шулай ук чирмешәнлеләр биредә балалар бәйрәме дә үткәрә ала (әйтик, баланың туган көне - 15 кешегә кадәр). Кинозалда 3д сеанс - бүләккә. Заказлар өчен телефон:8937 292 9307.

1 сентябрьдән түгәрәкләр эшли башлый. Ә күргәзмәләр залы үзенең хуҗаларын көтә. Монда рәссамнарның, кул эшләре осталарының эшләре урын алачак.

Күргәзмәләр залында яшьләр оешмалары конференцияләр, семинарлар да үткәрә алачак. Яшьләр, үзегезнең идеяләрегез белән 8937 292 9307  номерына - Ирина Александровнага, 8917 862 8380 номерына - Радик Равикович шалтырата аласыз.

Ирина Суворова.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International