Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга өстәмә ярдәм каралган

2016 елның 26 августы, җомга

Савым сыеры һәм кәҗә асраучылар быел да дәүләттән ярдәм алачак.

Бер баш савым сыерына - 3000, бер яшьтән зур савым кәҗәсенә 1000 сум субсидия бирелә.

Субсидия алу өчен авыл яки шәһәр башкарма комитетына барып гариза язарга һәм субсидияне күчерү өчен исәп-хисап счеты бирергә кирәк. Субсидия малларны 2016 елның 31  декабренә кадәр асраган очракта гына бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International